ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары бергә җыелып җиңел атлетика буенча төрле ярышлар уздырдылар.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 25 июньдә үткән аппарат киңәшмәсенең  25нче санлы беркетмә  үтәлеше максатыннан, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеген контроль тикшерү  үтте. Методик материалларны һәм эш документларын тикшерү максатыннан, бүлеккә Республика ресурс үзәге белгечләре килде. Тикшерү барышында киләчәк эшчәнлектә куллану өчен куп кенә киңәшләр бирелде.

Пәнҗешәмбе, 19 июль, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча Россия Федерациясе территориясендә.

19 июль 2018ел, чәршәмбе

Шөгыльнең максаты балаларның иминлеген тәэмин итү өчен елга – күлләрдә, бассейнда су коенганда, сулыкларда ял иткәндә нинди куркынычлыклар сагалап торуын искәртү.

19 нче июль 2018нче ел, пәнҗешәмбе 

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мандалатерапия – рухи дәвалау юлы» дигән чара үткәрде. 

Чараның максаты – күңелдә булган шомны, борчуны киметү, арыганлыкны бетерү. 

Чарада социаль хезмәт алучылар үзләре теләгән мандала сүрәтен сайлап алдылар һәм буядылар. Буяган вакытта үзләренең төрле кичерешләрен, хисләрен кәгазьга чагылдырып, тигезләнү хәленә ирештеләр. Чара ахырында, рәсемнәренэ карап, эшләре буенча уртак фикер алышу оештырдылар. 

Мандала –түгәрәккә төшерелгән сүрәт, рәсем.Ул җир шарына охшаган, табигать һәм тормышның түгәрәк мотивы, тарихи символы кебек.  Мандалатерапия – рухи дәвалау юлы, шифа, чистарыну. Шулай ук ул  үзеңне  өйрәнү ысулы да булып тора. 

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып, кәеф һәм психоэмоциональ торышларын яхшырттылар. 

Чарада 10 кеше катнашты.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Калимуллина Сария тарафыннан астма авыруының сулыш юлларын ялкынсыну вакытында дәваламаганлыктан килеп чыгыу сәбәпләре, билгеләре, дәвалану ысуллары, астманы кисәтү турында сөйләшү үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар үзләрнең сорауларын бирделәр һәм сәламәт яшәргә, тәмәке тартмаска, саф һавада күбрәк булырга кирәк икәнен аңлап таралыштылар.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар  интернат- йорты”нда төрле  технологоя, эш формаларын музыка аша  комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә, чөнки   бу кешеләрнең эчке  борчылуларын  бетерергә ярдәм итә

Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 нче елның 13 июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче 12 бала өчен «Җомга 13-е» дип аталучы күңел ачу чарасы үткәрде. Максат: балаларның иҗадый ялын оештыру.

2018 елның унҗиденче июлендә,  «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән «Скандинавча йөреш» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырдылар.

 

               

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International