23 июль 2018 ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галлямова һәм социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучыларга гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күрсәтә торган анкета биремнәре тәкъдим иттеләр һәм аларга җаваплар алдылар.
Чараның максаты: Үзәктә бирелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү.
Администрация һәм Үзәк белгечләре гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен оптималь метод, алымнар оештырып, тернәкләндерү процессын яхшырту өстендә эшлиләр.
Анкетаны 27 социаль хезмәт алучы узды. Соңыннан, чарада катнашучылар 2013 елның 28 декабрендә чыккан 442 номерлы “Рәссәй Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре“ дигән Федераль закон буенча сораулар бирделәр hәм Үзәк белгечләреннән аңлатмалар тыңладылар.
Социаль хезмәт алучылар анкеталарда социаль хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булуларын күрсәттеләр.