“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Гаҗәеп балыклар “ дип аталган экологик шөгыль үтте

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

23 июль 2018 ел, дүшәмбе

Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүчеләр белән таныштыру, балыкларның күп төрле булулары турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Тәрбияче табышмаклар чишү, әңгәмә, уен, проблемалы ситуациядән чыгу, иллюстрацияләр карау, картиналарны буяу, кәгазьдән оригами ясау методларын кулланды.

Табышмаклар чишеп, балалар балык төрләрен белделәр, балык тәненең төзелешен, һәр органның функциясен өйрәнделәр. Балыкның яшен ничек беоеп була, балыклардан файда һәм ул нинди?  Практик өлештә оригами ясадылар һәм балык рәсемнәрен буядылар.

Шөгыльнең ахырында балалар балыкларның файдасы һәм аларның кеше тормышындагы роле турында нщтиьщ ясадылар, табигатькә сакчыл карарга кирәклегенә төшенгәннәрен күрсәттеләр. Шөгыльне тәрбияче Исхакова Татьяна әзерләде һәм үткәрде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре барлыгы 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International