20 май 2018 ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга бию түгәрәге эшли.
Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләнү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм буш вакытларын күңелле уздыру иде.
Биюләрнең күңел күтәрә, хәрәкәтне арттыра, тән рәхәтлеге бирә торган үзенчәлеге бар.
Социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шаихтимир Насреев «Бию терапия» программасы буенча шөгыль үткәрделәр. Бию түгәрәге барышында буыннарны яздыру өчен җиңел генә күнегүләр ясадылар, сак кына сикерүле элементлар башкардылар, вальс борылышларын өйрәнделәр. 74 яшьлек социаль хезмәт алучы, авыру аяклары белән, бу күңел күтәрә торган чарада кул таякларын калдырып вальс та эйләнеп алды. Катнашучылар бию терапиясеннән канәгать булып калдылар һәм бию түгәрәгенә йөрергә теләүләрен белдерделәр.
Чарада 18 кеше катнашты.