Җәлил картлар йортында Шагалиева Музагида үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп үтте. Музагида апа тумышы белән Ютазы районы Байрика-Тамак авлында туып үскән, гомере буе шул колхозда эшләгән, гомер иткән. Яшенә караганда Музагида апа яшлегендәге тормышын, үткән гомерен искә алып сөйли. Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Ольга Владимир кызы, Ветераннар советы рәисе Зоя Василь кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Разида Ринат кызы, кайнар котладылар. Музагида апа социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп, котлап истэлекле бүләк тапшырылды.