ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районының дәүләт автоном учреждениесе “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты”нда “Библиотерапия” проекты кысаларында чираттагы дәрес узды


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Нептун көне оештырылды. "Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан гамәлгә ашырылган чарада 27 үсмер катнашты. 

2 август көнне Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна җитәкчелегендә, аланга кура жиләге җыярга бардылар.

«Ариадна җебе» программасы эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Рита Зәйнуллина 5 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 8-9 яшьлек балалар өчен «Минем холкым» дип аталган дәрес уздырды. Әлеге чараның максаты: шәхестә булган сыйфатларның төрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, үзеңдә булган көчле һәм йомшак якларыңны ачыклауга ярдәи итү.

Музыка -  ул гаҗәеп нәрсә, без кайда гына булсак та ул безне һәркайда озата бара. Көй - моңсыз телевезион тапшыруларны, кино һәм мультфильмнарны күз алдына да китереп булмый. Безнең тормышыбызда көйне һәркайда очратып була: реклама роликларында, кибетләрдә, радиода, хәтта безнең күңелебездә дә дә берәр көй яңгырап йөрергә мөмкин.

   1 август көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат –йортында “Чын күңелдән!” дип аталган хәйрия концерты узды. Концертта  Г.Камал театрының яшь, билгеле артистлары Динә Закирова, Илнур Закиров һәм якташыбыз Ирек Кашапов катнаштылар.

          2 август 2018 ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә икенче ел социаль хезмәт алучылар өчен бию тугәрәге эшләп килә. Бүген социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шаихтимир Насреев   бию тугәрәге буенча шөгыль үткәрделәр.

Чараның максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү hәм үз үзләрен кулай формага китерергә өйрәнү иде.

  Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар арасында фигуралы вальс бик популяр булып кала, бәлки шуңа да, биергә өйрәнергә теләүчеләр күп.

    Чараны оештыручылар бүгенге шөгыль  барышында буыннарны яздыру  күнегүләреннән соң,  вальс борылышларын, фигура элементларын өйрәттеләр һәм хәрәкәтләрне парлар белән дөрес итеп биюне күрсүттеләр. Катнашучылар, берничә шөгыль өчендә вальс хәрәкәтләрен яхшы башкарырга өйрәнүләренә үзләре дә бик гаҗәпләнделәр. Алар үзләренең түгәрәк барышында булган рәхәт кичерешләре белән уртаклаштылар һәм ниһаять, дөрес итеп вальс биергә өйрәнү хыяллары тормышка ашуын сөйләделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

2 август көннеТатарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесендә  хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы һәм террор куркынычсызлыгы кагыйдәләре  буенча инструктаж уздырылды.

Уздырып оештыралар өчен яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» белгечләре һәрбер тапкыр тәкъдим итәргә тырышалар кызыклы формаларын һәм ысулларын эшләү өчен һәр клиент тапкан үзенә шөгыль күңелеңә.

Изготовлением кул эшләнмәләре бер шырпы ише увлекся яшәүче учреждениесе Шмаков Анатолий. Әлеге дәрес түгел, зур чыгымнар таләп итә. Кирәк түгел сатып алырга бернинди особенных оиши. Моннан тыш, үзе материалы тора арзан. Берничә коробков, теләк һәм буш, таныштыра һәм бер шырпы ише башка клея булачак оригинальным бизәге бүлмәләре бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International