УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН
Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман хайваннарына ябышып аларның каннарынсуыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.
Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.
ЭНЦЕФАЛИТ УРМАН БЕТЕ –ТАБИГАТЬ ДОШМАНЫИксод бете боррелиоз (Лайм-боррелиоз) -
чагыштырмача яңа табигый вируслы авыру, бет тешләгәндә ми эшчәнлеген параличлый. Бу авыруны узган гасырның 70нче елларында Америка һәм Көнбатыш Ауропа галимнәре ача. Авыруның исеме шәһәр исеменән алына Лайм (АКШ).1975 елда беренче тикшерү башлана. Авыруны тудыручы-боррелия.
Россияда Лайм авыруы 1992 елда теркәлә 1993 елгы күрсәткечләр буенча Россияда Лайм боррелиоз авыруы белән авыручылар саны йөз меңгә 10-13 очрак күзәтелә.
Шулай да әлеге күрсәткечләр шактый киметелгән, чөнки бу потологиянең диагностик лаборатор күрсәткечләре түбән дәрәҗәдә булган.
Бу чир кешегә берничә очрак белән күчә. Инкубация чоры - 7-14 көн. Үлү очрагы - 50%
АНЫ ДӘВАЛАП БУЛАМЫ ?
Лайм авыруы антибиотикларга тиз бирелә. Иртәрәк дәваларга тотыну уңай нәтиҗә бирә. Профилактик вакцина ясалмый. Бердәнбер юл үз-үзеңне урман бетеннән саклау.
МӨҺИМ!
Йөкле хатыннар Лайм боррелиоз авыруын кичергәннәргә аерым игътибар кирәк, чөнки боррели ана карынына эләгеп вакытыннан алда йөклелекне өзүе мөмкин.
Урман бете тешләвеннән саклану кагыйдәләреАшыгыч ярдәм телефоннары
Янгын-коткару хезмәте
01
Кәрәзле элемтәдән
112
Ашыгыч медецина ярдәме
03