ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

   «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин иту hэм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  узәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе карамагында торучы гаиләләрдәге балалары белән  Базарлы Матак авылының узәк паркында булекчә  белгечләре «Дуслык,әдәплелек hәм игелеклелек» исеме астында чара уткәрде.

2018 елның 2 нче августында хезмәт буенча инструктор Галиуллина Гүзәл социаль ярдәм алучы әниләр һәм сабыйлар арасында “Төсләр өйрәнәбез: яшел, сары, кызыл” темасына дәрес уздырды. Бу дәреснең максаты – балаларны төсләр аерырга өйрәтү, ана һәм сабый арасында конструктив узара бәйләнеш күнекмәләре формалаштыру.

2018 елның 31 июлендә Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, ял итү һәм мәдәният паркында, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, диңгез флоты коненә багышланган “Диңгез ярышы” викторинасы үткәрделәр.

     3  август  2018 ел, җомга

 

  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Чәчәк” дип исемләнгән дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру.

3 август 2018 ел, җомга

«Астра» тернәкләндерү үзәгендә ”Гомуми гигиена” дигән  “Өйрәнәм”, “Беләм”, “Булдырам” станцияләрен үтеп уен формасында чара үтте.

Табигатьнең мең дә бер дәвасы хакында ишетеп белсәк тә, тормышта бик кулланмыйбыз. Шуңа күрә, барлык өлкәннәрне җыеп, дару үләннәре, аларның файдасы турында шәфкать туташы Калимуллина Сария сөйләшү үткәрде. Белеп куллангада, шифа тирәбездә генә үсэ бит. Безнең өчен табигать – үзе дәва. вах и о мерах осторожности при использовании целебных трав. Если использовать их с умом, травы приносят пользу. Природа – сама целитель.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Калимуллина Сария кояштан саклану турында сөйләшү уткәрде. Кояшлы эссе җәй бөтенебезне сөендерә. Әмма кояш нурлары назлый да, җәрәхәтли дә беләләр. Төшке вакытта: сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр аралыкта урамда, туры кояш нурлары астында йөрмәү яхшы булыр, күбрәк су эчәргә дип тагын бер кат социаль хезмәт алучылар эйтелде.

Чирмешән районының «Мәрхәмэтле йөрэк» үзәгенең, өйдэ социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә, православие диненең зур бәйрәме “Илья көнен” билгеләп үттеләр. Өстәл алдында бу бәйрәмнең гадәтләре, традициясе, бу бәйрәм көнендә нәрсәләр эшләргә ярамавы турында сөйләштеләр.

Ни өчен кешегә сәламәтлек кирәк? Нигә сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга кирәк? Бу хакта Азнакай муниципаль районының «Өмет» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар балар төркеменэ сөйләделәр. Дәрестә балалар ни өчен һәм ничек дөрес тукланырга, шәхси гигиенаны сакларга кирәк икэнен, психологик сәламәтлек нәрсә ул, арыганлыкны бетерэ торган рөхсәт ителгән нинди ысуллары бар икэнен белделэр. Оештыручылар аерым игътибарны психоактив матдәләрнең кеше организмына нинди тәэсир иткэннэренэ юнэлдерде. Бүлекчә белгечләре балалар белән активатор-уеннар, күнегүләр үткәрделәр. Алар киләчәктә авыр тормыш хәлләреннэн балаларга дөрес чыгарга ярдәм итәргә, сәламәт яшәү рәвешен булдырыга. Ахырда, йомгаклау ясалды «Кызыклы - файдалы» уены үткәрелде, балалар үз фикерләрен әйттеләр.

Спас ярминкәсендә катнашу

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе  белгечләре 03нче августа Россиякүләм Спас ярминкәсендә катнаштылар. Ярминкә Алабугада узган ярминкәдә халык һөнәрчелеген пропагандалау максатыннан үзәк педагоглары ярминкәнең "Шәһәр осталары" күргәзмәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International