Музыкаль терапия

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Музыка -  ул гаҗәеп нәрсә, без кайда гына булсак та ул безне һәркайда озата бара. Көй - моңсыз телевезион тапшыруларны, кино һәм мультфильмнарны күз алдына да китереп булмый. Безнең тормышыбызда көйне һәркайда очратып була: реклама роликларында, кибетләрдә, радиода, хәтта безнең күңелебездә дә дә берәр көй яңгырап йөрергә мөмкин.

Күпләр моңа ышанмаска мөмкин, әмма музыка савыктыру сәлатенә дә ия. Дөрес сайлап алынган композицияләр адәм баласын депрессиядән чыгара, физик һәм рухи халәтен яхшырта ала.

Музыка коралларында уйнап тискәре эмоцияләрдән арынырга, үз - үзеңне, хис - тойгыларыңны, һәм үз сәләтләреңне аңларга мөмкин.  Ә күмәкләшеп уйнаганда үз - үзеңне генә түгел, ә башкаларны ишетергә өйрәнү мөмкинчелеге дә тудырыла. Музыкаль психодрама коллективта бәхәсләшүләрне булдырмый калып,  уңай климат сакларга ярдәм итә, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгыта, аларның кәефен яхшырта, позитив энергия өсти.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International