Социаль хезмәт алучылар өчен бию тугәрәге

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

          2 август 2018 ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә икенче ел социаль хезмәт алучылар өчен бию тугәрәге эшләп килә. Бүген социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шаихтимир Насреев   бию тугәрәге буенча шөгыль үткәрделәр.

Чараның максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү hәм үз үзләрен кулай формага китерергә өйрәнү иде.

  Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар арасында фигуралы вальс бик популяр булып кала, бәлки шуңа да, биергә өйрәнергә теләүчеләр күп.

    Чараны оештыручылар бүгенге шөгыль  барышында буыннарны яздыру  күнегүләреннән соң,  вальс борылышларын, фигура элементларын өйрәттеләр һәм хәрәкәтләрне парлар белән дөрес итеп биюне күрсүттеләр. Катнашучылар, берничә шөгыль өчендә вальс хәрәкәтләрен яхшы башкарырга өйрәнүләренә үзләре дә бик гаҗәпләнделәр. Алар үзләренең түгәрәк барышында булган рәхәт кичерешләре белән уртаклаштылар һәм ниһаять, дөрес итеп вальс биергә өйрәнү хыяллары тормышка ашуын сөйләделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International