1 август көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат –йортында “Чын күңелдән!” дип аталган хәйрия концерты узды. Концертта Г.Камал театрының яшь, билгеле артистлары Динә Закирова, Илнур Закиров һәм якташыбыз Ирек Кашапов катнаштылар.
Тамашачылар артистларның һәр чыгышын кайнар алкышларга күмделәр. Илнур Закиров башкаруында яңгыраган татар, рус җырлары, татар шагыйрләренең әсәрләре, Ирек Кашапов башкарган татар халык җырлары, спектаклләрдән өзекләр өлкәннәргә бик ошады. Динә Закирова үзенең скрипка моңнары белән әсир итте. Ул үзе яратып уйнаган уен коралы турында кыскача гына сөйләп китте, репертуарыннан әсәрләр башкарды.
Артистларыбыз барлык тамашачыларга бәйрәм бүләк иттеләр.Чыгышларының беренче мизгелләреннән үк зал белән артистлар арасында җылы, дустана мөнәсәбәтләр урнашты. Яшь артистларның һәр чыгышлары җылылыгы белән күңелләргә үтеп керде, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге, позитив энергия бүләк итте. Бүген дә интернатта аларны зур хөрмәт белән, рәхмәт хисләре белән искә алалар, кунакка көтеп калалар! Коллектив хезмәткәрләре дә, үз чиратларында яшь артистларга иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калалар!