Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында аланга «Кура җиләге” җыярга бару.

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
2 август көнне Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна җитәкчелегендә, аланга кура жиләге җыярга бардылар. Кура җиләгенең файдасы һәм аны ничек кулланырга өйрәтү, дус-тату һәм матур итеп җиләк җыю бурычлары куелды. Кура җиләге-шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп үсемлек ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар. Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны,эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур.Кура җиләген юкә чәчәге , үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була. Кура җиләге безнең балаларның имунитетларын яхшырта. Кура җиләгенең бик тәмле, баллы булуы, һәрбер кешене сокландыра. Җиләк җыю бик куңелле, файдалы шөгыль. Беренчедән саф һава сулыйсың, икенчедән бик куп төрле хәрәкәтләр ясыйсың: басасың, чүгәлисең, йөрисең. Өченчедән җиләк җыю куңелле, кумәк эш. Чыннан да, кура җиләге безнең балаларның кулларына берәм- берәм, тиз генә төшә тордылар. Балалар бик сөенделәр, чөнки савытлары җиләк белән тулы иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International