2018 елның 3нче августында гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шәһәрнең үзәк мәйданында «Парклар һәм скверлар» проекты кысаларында халыкка «Сәламәт яшәү рәвешен сайла», «Спорт! Яшьлек! Сәламәтлек!», «Сәламәт булырга - шәп!!!» «Тормышка ӘЙЕ дип әйт!» дип исемләнгән белешмәлек һәм буклетлар тараттылар.
«Шатлык» приюты тәрбияләнүчеләре кечкенәләр төркеменең тәрбиячесе Минневалиева Л.М. һәм социаль педагог Закалова О.Ю белән Питрәч муниципаль районының янгын сүндерү бүлегендә очрашу оештырдылар. Янгын сүндерү бүлегенең деҗурлары балаларны каршы алдылар. Аларның җитәкчелеге астында, балалар территорияне карадылар, янгын сүндерү машинасын һәм янгын сүндерү өчен кирәкле әсбаплар белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләрне күпме техник корал барлыгы белән таныштырдылар. Янгын чыккан очракта ничек үзеңне тотырга кирәк һәм янган бинадан ничек эвакуация кылырга кирәклеген сөйләделәр. Балалар бик кызыксыну белән техниканы карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм әлбәттә янгын сүндерү машинасыннан су сиптерү мөмкинлекне кулдан чыгармадылар. Янгын сүндерү бүлегендә булганнары белән балалар бик канәгать булдылар. Бу аларның бер – берсе белән сөйләшүләреннән һәм фикерләшүләреннән аңлашылды.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә җыр фестивале узды. Социаль-мәдәни чарада үзәкнең 33 кешесе катнашты.
03 август көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ләйсән Насырова балалар белән Семаго комплекты ярдәмендә диагностика уткәрде.
3 – нче август, җомга
Социаль – хокукый хезмәте кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен пенсия һәм социаль тәэмин итү темасы буенча мәгълүмат – консультация булып узды.
Рәсәй Федерациясенең, Чаллы шәһәре Пенсия фондының эксперт - клиентлар хезмәте баш тәҗрибәле эш белгече Миляуша Низамова пенсияләрне индексацияләү, “социаль пакет”, 80 яштән өлкәнрәк 1 төркем инвалид булганнарны карау компенсациясы турында аңлатма бирде.
Белгеч очрашу барышында: “Бердәм акчалата түләү”, “Шәһәрнең пенсия фондында җәмәгатьләрне кабул итү графигы”, “Дәүләт хезмәте порталында Шәхси кабинет ачу” - шундый шәхси характердагы сорауларга җавап бирде. Пенсия һәм социаль тәэмин итү темасы буенча мәгълүмати буклетлар таратты. Социаль хезмәт алучылар канәгать калдылар.
Чарада 43 кеше катнашты.
2 нче август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен «Этнокультура татарского народа” технологиясе, «Социальный туризм» проекты кысаларында Сарман буйлап сәяхәт оештырылды. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән ял итүчеләр бик кәнагать калдылар.
Интернет-киңлек бүгенге тормышыбызның бер өлеше булып тора. Әмма интернет киңлек никадәрле файдалы булса да, шулкадәрле зыянлы булырга мөмкин, бигрәк тә балалар өчен.
Интернетта бер-берсе белән аралашу иң җиңеле санала. Җир шарының ахырында булган әңгәмәдәшебез белән сөйләшергә, хәтта күрергә дә мөмкин. Без моны җиңел һәм бушка эшли алабыз, теләсә ни хатле күләмдә. Психологик планда Интернет коммуникацияне җиңеләйтә, аралашу каршылыкларын юк итә.Моннан тыш, кешеләр үзләрен терле мәгънәдә тәгъдим итә ала. Кемдер мәкаләләр яза, аларны публикацияли ала, аңа мөмкинлекләр әзләргә кирәк түгел, кемдер эш таба,кемнеңдер кемне узе яхшы белгән нәрсәләргә өйрәтә ала.Тик, кызганычка каршы, бу тылсымчының тискәре яклары да күп, чөнки ул реаль кешеләр белән элемтәләрне киметә, порно керү, көчләү,терле уеннар уйнау, кешенең акылын алу һәм акчасыз калдыру, сәламәтлеген бозу.
Шуңа күрә гаиләгә һәм балаларга «Гармония» булекчәсе психологы Вахитова Ирина тарафыннан «Инетрен һәм балалар» дип аталган күргәзмә оештырылды, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган малайлар һәм кызлар ярдәмендә.Чараның төп максаты балаларга никадәр дәрәҗәдә куркыныч янау турында иде һәм нинди яклау мөмкинлекләрен алар беләләләр.
Дәрес күңелле һәм дус атмосферада узды һәм әйтергә кирәк бугенге көн балалары интернетта социаль челтәрдә аралашу кагыйдәләрен бик яхшы беләләр.
Без, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Тылсым”, дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, ярдәм күрсәткәндә заманча һәм уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз.
Инвалидлар оешмасы белән, мөселман һәм христиан вәкилләре белән, территориаль җирле узидәрә белән аеруча нәтиҗәле эшлибез.
Сонгы 4 ел дәверендә комерцияле булмаган оешмалар белән 15 проект эшләнелде. Алар арасында Россия, Республика күләмендә үткәрелгән проектлар бар. 8 проект белән җиңү яуладык:
1.”Сәламәтлек юлына сәяхәт” - республика күләмендәге конкурс, субсидияләр алу хокукына ирештерде.
2. “Тулы тормыш белән яшәү”- министрлар кабинеты тарафыннан оештырылган конкурс.
3. “Туган илем” проекты.
4.”Сәламәтлек юлына сәяхәт һәм олы яшьтәге волонтерлар белән эшләү” проекты.
Шушы 4 проект инвалидлар оешмасы белэн берлектә инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максаты белән ясалды.
“Яңа ел каруселе”, “Сөенеч”, “Социаль бакча”- шушы 3 проект территориаль җирле үзидәрә белән берлектә отылды һәм ел дәверендә өлкәннәр һәм балалар белән чаралар үткәрү өчен карала.
Һәм соңгы проект- христиан вәкилләре белән эшләнгән “Якшәмбе мәктәбе” исемле пенсионерлар кабинеты тарафыннан үткәрелгән проект.
Проектлар язу- ул бик четерекле хезмәт, чөнки профессиональ команда җыярга кирәк, дөрес итеп планлаштырырга , бюджетын исәпләргә һәм проектны отканнан соң да дөрес хисаб бирергә кирәк. Эш авыр булса да, нәтиҗәсен күрү зур сөенеч китерә. Шуна курә проект язуда без бик теләп һәм еш катнашырга тырышабыз.
“Татарстан Республикасы хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы “Забота” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе карамагында торучы гаиләләрдәге балалар белән патриотик тәрбия кысаларында hава десантлары гаскәрләре көненә багышланган әңгәмә уткәрделәр, кемнәр алар гвардея десантчылары,аларның сугыш hәм тыныч вакыттагы батырлыклары десантчылар турында шигырьләр укыдылар табышмакларга җавап әйттеләр.
Чирмешән районының «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгенең, өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Хисамова Әлфия Зәкикызы социаль ярдәм алучы Сафина Кавидә Федор кызы белән буш вакытында газета укыйлар. Яңалыклар беләләр, буәбиләрнеялгызкалудан, проблемалар данарынырга ярдәм итә.