«Янгын сүндерү бүлегенә Экскурсия». Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

«Шатлык» приюты тәрбияләнүчеләре кечкенәләр төркеменең тәрбиячесе Минневалиева Л.М. һәм социаль педагог Закалова О.Ю белән Питрәч муниципаль районының янгын сүндерү бүлегендә очрашу оештырдылар. Янгын сүндерү бүлегенең деҗурлары балаларны каршы алдылар. Аларның җитәкчелеге астында, балалар территорияне карадылар, янгын сүндерү машинасын һәм янгын сүндерү өчен кирәкле әсбаплар белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләрне күпме техник корал барлыгы белән таныштырдылар. Янгын чыккан очракта ничек үзеңне тотырга кирәк һәм янган бинадан ничек эвакуация кылырга кирәклеген сөйләделәр. Балалар бик кызыксыну белән техниканы карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм әлбәттә янгын сүндерү машинасыннан су сиптерү мөмкинлекне кулдан чыгармадылар. Янгын сүндерү  бүлегендә булганнары белән балалар бик канәгать булдылар. Бу аларның бер – берсе белән сөйләшүләреннән һәм фикерләшүләреннән аңлашылды.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International