2 нче август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен «Этнокультура татарского народа” технологиясе, «Социальный туризм» проекты кысаларында Сарман буйлап сәяхәт оештырылды. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән ял итүчеләр бик кәнагать калдылар.