Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Сәламәтлек һәр кешенең тормышында иң кыйммәтле нәрсә. Сәламәт яшәү рәвеше – ул организмның психологик һәм физик торышын яхшыртуга, аның нәтиҗәле эшчәнлегенә юнәлдерелгән кагыйдәләр җыелмасы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сәламәт яшәү рәвеше һәр кешенең тормыш сыйфатына йогынты ясый. Бу физик яктан көчле булу, гомернең озынлыгын арттыру, социаль функцияләрне тулысынча үтәү, иҗтимагый һәм гаилә тормышында актив катнашу мөмкинлеге белән бәйле.

2018 елның 3нче августында гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шәһәрнең үзәк мәйданында «Парклар һәм скверлар» проекты кысаларында халыкка «Сәламәт яшәү рәвешен сайла», «Спорт! Яшьлек! Сәламәтлек!», «Сәламәт булырга - шәп!!!» «Тормышка ӘЙЕ дип әйт!» дип исемләнгән белешмәлек һәм буклетлар тараттылар. Әлеге чарага максат итеп сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләргә карата тискәре караш формалаштыру куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International