Рәссәй Федерациясенең Пенсия фонды мәгълүмат – консультация вәкиле белән очрашу

2018 елның 3 августы, җомга

3 – нче август, җомга

Социаль – хокукый хезмәте кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен пенсия һәм социаль тәэмин итү темасы буенча  мәгълүмат – консультация  булып узды. 

Рәсәй Федерациясенең, Чаллы шәһәре Пенсия фондының эксперт - клиентлар хезмәте баш тәҗрибәле  эш белгече Миляуша Низамова  пенсияләрне индексацияләү, “социаль пакет”,  80 яштән өлкәнрәк 1 төркем инвалид булганнарны карау компенсациясы  турында аңлатма бирде.

Белгеч очрашу барышында: “Бердәм акчалата түләү”, “Шәһәрнең пенсия фондында җәмәгатьләрне кабул итү графигы”, “Дәүләт хезмәте порталында Шәхси кабинет ачу” - шундый шәхси характердагы сорауларга җавап бирде. Пенсия һәм социаль тәэмин итү темасы буенча мәгълүмати буклетлар таратты. Социаль хезмәт алучылар канәгать калдылар.

Чарада 43 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International