ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районында “Иреклеләр балаларга» акциясы дәвам итә. Дәүләт бюджет оешмасы “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце” Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һем балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә Муратшин Ильсурны юбилее, 10 яшьлеге белән бъген котладылар.

“Апрель” үзәге балалары кинога бардылар!

Алабуга шәһәрендә Волгоград өлкәсе губернаторының “Сталинград  сугышында җиңүнең 70 еллыгы”  дигән истәлек билгесен тапшыру тантанасы узды.

Бүгенге көндә безнең шәһәребездә Сталинград сугышында катнашкан ике ветеран яши.  Мулла Нәҗипов белән Мирзахмәт Муллахмәтовка әлеге югары бүләкне  Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары  Юлия Абдриева  тапшырды.

Сталинград  бәрелешләрендә җиңү - Мирзахмәт Муллахмәтов өчен горурланырлык бердәнбер сәбәп түгел! Ул – Курск дугасы сугышында катнашучы. Моннан тыш, Румыния, Польша җирләрендә барган бәрелешләрдә, Берлинны алуда катнашкан. Һава десантында, аннары артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранга – 96 яшь!  

Сталинградны саклаучы икенче ветеран - алабугалы Мулла Нәҗипов та бүген мондый югары бүләк иясе булды. Ул Курск дугасында барган аяусыз сугышларның шаһиты. Данлы сугыш кырлары аша, Белоруссия һәм Варшаваны узган. Армиягә 1940нчы елда алынган, 1941 елда сугышка кергән. Румыния чигенә җибәрелгән. Сугыш вакытында шофер булган, үз машинасында эре калибрлы пулемет йөрткән. Дүрт тапкыр яраланган. Быел сугыш ветеранына 100 яшь тулган.

 Әкият сондыгы

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе  11 инвалид бала белән тәрбияче Гыйлжетдинова Г.Р. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 02нче августа 14нче китапханәгә кунакка бардылар. Китапханәче Павлова Н.Ю. “Әкият сондыгы” исемле викторина уздырды, китапханәче эше турында анлатты. Балалар яраткан әкиятләрен, аларнын авторларын, персонажларын искә төшерделәр. Үзләренә кичен укырга китаплар сайладылар.

3 августта  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе Спасс ярминкәсендә катнашты.

06.08.2018 Астра темәкләндәрү үзәгендә.

6 август көнне Югары - Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. балалар белән берлектә «Туган көнең белән, Светофор» дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде.

Безнең карамактагы балалар «Рукодельница» клубының актив катнашучылары. Алар түземсезлек белән яңадәресләрне  көтәләр.
Чөнки нәкъ менә шушы клубта алар үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү мөмкинлекләре бар, иҗат итү һәм ихлас күңелдән аралаша алалар.
Табигый материал җыю өчен бер дә авырлык килмәде. Чөнки «Урнәк» авылы табигатьнең иң матур җирендә урнашкан.Янәшәдә урман, печәнлек һәм чәчәкләр. Урнәк авылының карамагындагы булган безнең балалар болын һәмкыр чәчәкләреннән букетлар ясадылар. Ромашкалардан ясаган кәрҗиннәр искиткеч матур килеп чыктылар. Вазалардагы чәчәк композицияләре безнең әбиләрнең торагын тагын да бизәде. Һәр композиция табигать сыман кабатланмас булды. Бу күңелле һәм файдалы оештыру өлкәннәрнең күңелендә шатлыклы эз калдырды ди - Киргизова Ирина.

6 нчы август 2018 нче  ел, душәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор   Зәмфирә Суфьянова Алабуга шәһәренең Шишкин буалары районында үткәрелгән Спас ярминкәсендә катнашты.

Чараның максаты: халык сәнгать һөнәрләренен, декоратив – гамәли сәнгать осталарынын, һөнәрчелек традицияләрен дәвам иттерүче осталарның талантлы белгечләрен ачыклау һәм җәлеп итү һәм аларнын алдагы ижади эшләренә стимул тудыру иде.

Хезмәт буенча инструктор   Зәмфирә Суфьянова Спасс ярминкәсендә катнашучылар һәм аларнын кунаклары өчен бисердан үреп ясау техникасы, шулай ук сәйләннән беләзек ясау техникасы буенча мастер – класс үткәрде. Ярминкә барышында ул үзе өчен бик күп яналыклар ачыклады, яна технологияләр белән танышты. Киләчәктә үзенең эшендә куллану максаты белән бик тә кызыксынып Стриш–арт буенча мастер класста катнашты. Спасс ярминкәсе белгеч кунеленедә якты хәтирәләр, матур тәэсирләр калдырды, аның белемен, осталыгын арттырды.

    Чарада  13 кеше катнашты.

 

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында

«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” программасы кысаларында -

«Куркынычсызлык кеше ихтыяҗының нигезе» исемле чираттагы чара

үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International