17 нче август 2018нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Пуантилизм» - традицион булмаган рәсем ясау техникасы» дигән чара үткәрде.
Чараның максаты – кулларның вак моторикасын ныгыту өчен традицион булмаган ысуллар аша рәсем ясау.
Пуантилизм – ул нокталар белән рәсем ясау. Буяуларны катыштырмый гына, якты ачык төсләрдән рәсемгә нокталар төшерәләр.
Чарада социаль хезмәт алучылар үзләре теләгән сүрәтне сайлап алдылар һәм буяуларны катыштырмый гына, таякчык белән нокталар төшерә-төшерә рәсемне кирәк төсләргә буядылар. Чара ахырында, рәсемнәренэ карап, эшләре буенча уртак фикер алышу оештырдылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып, кәеф һәм психоэмоциональ торышларын яхшырттылар.
Чарада 10 кеше катнашты.