Тукай картлар hәм инвалидлар интернат-йортта яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.

2018 елның 17 августы, җомга

 

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында юрист Салимова Г.С. тарафыннан яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.

Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.

Урамда булган очракта, ышыклану өчен урын табарга кирәк. Агач астына качарга ярамый. Җил һәм эре боз ботакларны сындырырга мөмкин, ә бу имгәнүгә һәм җәрәхәтләргә китерәчәк.

Яшен вакытында агач тө­бендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә. Радио, телевизор кабызырга кушмыйлар. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International