Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында «Өлкәннәр өчен фитнес» технологиясе белән шөгыльләнәләр.

2018 елның 17 августы, җомга

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында «Өлкәннәр өчен фитнес» технологиясе  белән шөгыльләнәләр.  Өлкән яшьтә дә фитнес белән шөгыльләнү: эчәклек эшчәнлеген җайга салуда,  йорәк кан-тамырын ныгыту да, мускулларны тонуста тотырга, буыннар һәм умыртка баганасының сыгылмалыгын  саклауда, кәефне яхшыртуда  булыша.

     Күнегүләр вакытында акрынлап йөкләнешне арттыралар, тренажерларда шөгыльләнәләр, гантельләр белән күнегүләр ясыйлар. Күңелле һәм һәркем булдыра алырдай спорт төре инвалидларның һәм өлкәннәрнең кәефен күтәрә, сәламәтлекләрен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International