Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифуллина Әлфия Мөбәрәкшә кызына 16 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач иминият бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.