Физик күнегүләр бик күп даруларны алмаштыра ала, әмма бер дару да физик күнегүләрне алмаштыра алмый,” дигән бер бөек формакология профессоры. Балаларны физик тәрбиягә күндерер өчен, күп кенә чаралар саф һавада үткәрелә. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Забота” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенен белгечләре тарафыннан “Футбол матчы” дип аталган спорт чарасы үткәрелде. Балалар бер – берсе белән танышкач, уен ике командага бүленеп башланып китте. Арылса да, уен бик яратылып, кызык итеп уйналды. Чара чәй табыны артында дәвам итте.