Курск сугышы тәмамлануның 75-еллык юбилее хөрмәтенә Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайлов исеменнән рәхмәт хисләре белән язылган Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка котлау хаты тапшырылды.
Волонтерлар елы уңаеннан, Россия флагы көнендә Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге базасындагы “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлегенең актив яшьләре район халкын Россия флагының тарихы белән таныштырдылар.
22 нче август 2018 ел, чәршәмбе
Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшләүче Альбина Камалова Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрде.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар Рәсәй флагының һәр төсе нәрсәне аңлатканын һәм кайсы җирләрдә күрергә мөмкин икәнен белделәр. Чара ахырында "Минем адрес – Россия"дип аталган рәсем конкурсында катнаштылар.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгы буенча укулар
«22 август – Россия дәүләт флагы көне”. Шул бәйрәм хөрмәтенәТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенен белгечләре тарафыннан “Флаг России” дигэн чара уткэрелде.
22 нче август 2018 нче ел, чәршәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” активистлары, Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы көненә багышланган интеллектуаль уен «Брейн Ринг» уздырдылар.
Уенның максаты Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы турында мәгълүматне киңәйтү, патриотик хисләрне үстерү һәм Дәүләт Байрагына хөрмәт тәрбияләү иде.
Алып баручы Марат Закиров интеллектуаль уенның темасын игълан итеп, 22 нче август – гадәти булмаган көн икәнен билгеләп үтте. 1991 нче елда Русия Федерациясе Югары Советы рәсми милли байрак өч төстән торырга тиеш дип карар чыгарды. Шул ук көнне 22 август - дәүләт байрагы көне итеп билгеләнде.
Уенда алтышар кешедән торган биш команда катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар уенны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерделәр
Чарада 49 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.
Мәскәүдә 81 нче яшендә популяр язучы Эдуард Успенскийның үлү хәбәрен ишеткәч күрмәүче чистайлылар бик якын кеше югалту хисе кичерделәр.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортына Мансур хәзрәт килде.