Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгы буенча укулар

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

22 августта “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда да янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча тактика эшләнелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз реагировать итү факторларына басым ясалды.Мондый укулар картлар йортында беренче тапкыр гына үткәрелми. Уку сигналын ишеткәч кешеләр эвакуация юлларына чабып чыгудан башлана. Һәр кеше алдан каралган план буенча эшли. Беренче чиратта кешеләрне коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим. Әмма барсы да янгынның масшатабыннан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International