«22 август – Россия дәүләт флагы көне”. Шул бәйрәм хөрмәтенәТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенен белгечләре тарафыннан “Флаг России” дигэн чара уткэрелде. Чакырылган гаиләләр флагның тарихын, символикасын презентация ярдәмендә карадылар. Шулай ук балалар “ Ә син беләсең Ватаннын тарихын?” дигән викторинада актив катнаштылар. Чара ахрында барысы бергә флаг рэсемен буядылар. Килгэн кунаклар позитив күңел белән кайтып киттеләр.