Эдуард Успенский истәлегенә

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Мәскәүдә 81 нче яшендә популяр язучы Эдуард Успенскийның үлү хәбәрен ишеткәч күрмәүче чистайлылар бик якын кеше югалту хисе кичерделәр. Күп кеше аның әсәрләрен укып үсте, аның хикәяләре буенча куелган мультфильмнарда яңгыраган җырлар әле хәзер дә коллектив чараларда яратып башкарыла. Республикабызның сукырларны һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай филиалы реабилитантлары һәм социаль педагоглары 20 августта бергә җыелып яраткан язучының әсәрләрен искә алдылар, балачактан ук истә калган җырларны җырладылар. Берничә буынны тәрбияләгән бу әсәрләр беркайчан да онытылмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International