22 нче август 2018 ел, чәршәмбе
Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшләүче Альбина Камалова Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрде.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар Рәсәй флагының һәр төсе нәрсәне аңлатканын һәм кайсы җирләрдә күрергә мөмкин икәнен белделәр. Чара ахырында "Минем адрес – Россия"дип аталган рәсем конкурсында катнаштылар.