Сугыш ветеранына котлау хаты тапшыру, Балтач

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

 Бөек Ватан сугышында 1943 елның 23 августында Совет гаскәрләренең  немец-фашистларын тар-мар иткән көне. Бу дата хәзер лаеклы рәвештә Русиянең Хәрби дан көне булып санала.  Шул уңайдан 22 август көнне районыбызның Алан авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка Курск сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилее хөрмәтенә  Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайлов исеменнән рәхмәт хисләре белән язылган Котлау хаты тапшырылды.

 Әлеге мәртәбәле чарада  Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район хәрби комиссариаты хезмәткәре  Рафаэль Шакиров, район социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева,  Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, “Бөрбаш” хуҗалыгының Алан авылы идарәчесе Таһир Хисаметдинов катнашты. Алар ветеран Гани Нәҗиповны ихлас котлап, изге теләкләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International