ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 23 августы көнне «Веста» Үзәгендә үзәк хезмәткәрләрен һәм бу вакытта Үзәктә булган социаль хезмәт алучыларны бинадан эвакуацияләү үткәрелде.

23.08.2018 “Астра” тернәкләндәрү үзәгендә “Куркынычсызлык иленә сәяхәт” дигән акция үткәрелде.

22 август көнне РФ президентының 1994 елның 20 августында билгеләнгән "Россия Федерациясенең Дәүләт флагы Көне Турында" указы нигезендә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы Көне билгеләп үтелә.

2018 елның 22 августында Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Безнең горурлык һәм дан» исемле чара уздырдылар. Чараның ахырында балигъ булмаганнар РФ флагы ясадылар.

2018 нче елның 23 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. тәрбияләнүче балалаларның Россиянең дәүләт символлары турында белемнәрен формалаштыру максатыннан «Әләмнең төс мәгънәләре» темасына әңгәмә алып барды.

23 нче август 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Минем илем» дигән темага чара үткәрде. 

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның, төркемдә, нәтиҗәле ысул белән үзара хезмәттәшлек итеп, уңай эмоциональ кичерү усешен, иҗади үсеш мөмкинлекләрен ачу. 

Чараны «Йомгак» дип аталган күнегүдән башладык. Катнашучылар бер – берсенә йомгакны тапшырып, идеаль дөнья турында сөйләделәр: кемнәр анда яши, нинди агачлар үсә, нинди анда йортлар, күпме халык яши һ.б.. «Минем илем» дигән коллаж булдыру алдыннан, катнашучылар башка коллаж сүрәтләрен карап чыктылар. Соңыннан алар ике төркемгә бүленеп, «илләр» турында фикер алыштылар. Һәр төркем, үзе нинди итеп күрәсе килгән идеаль дөньясын төзи һәм исем куша. Тәмамлап, һәр төркемнең эше буенча фикер алышу оештырылды. 

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар биремне яхшы башкарып чыктылар, кәефләре күтәрелде. 

Чарада 12 кеше катнашты.

 

 22 нче август 2018 ел

      Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Бу көнне бөтен ил буйлап бәйрәм чаралары уза. Яңа чишмә интернаты да читтә калмады.Монда яшәүчеләрне социаль эш буенча белгеч Мостафина Г. Ф. һәм психолог-тәрбиячесе Вафина. З. Ю.  Россия триколоры барлыка килү тарихы белән таныштырдылар, Россия Федерациясе символикасын турында видеороликлар күрсәттеләрю.

    Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе  муниципаль районындагы "Доверие - Ышаныч"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре 22 нче август көнне социаль хезмәтләр алучы берничә гаиләгә рейд ясалды

  22  август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында   корбан гаете уңаеннан корбан мәҗлесе оештырылачак.

Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Безнең байрак - горурлык һәм батырлык билгесе” исеме астында чара уздырылды.

   22 нче август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен  «Этнокультура татарского народа»  технологиясе кысаларында   «Социальный туризм»  проектын тормышка ашыру нияте белән, Рәсәй дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан Сарманның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International