“Карау-тәрбияләү мәктәбе”нең ачылышы

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Алабуга шәһәренең “Ышаныч” социальярдәм күрсәтү үзәгендә “Карау-тәрбияләү мәктәбе”нең ачылышы булып узды. Мәктәпнең беренче 7 укучысы 2 ай дәвамында һәр атна саен уздырылачак дәресләрдә урында ятучы авыруларны карау, аларның физиологик һәм психоэмоциональ үзенчәлекләре, стрессны җиңү,  авыруларны ашату, һәм төрле авырулардан интегүче  кешеләргә төрлечә ярдәм күрсәтү буенча белемнәр үзләштерәчәкләр.

Дәресләрне оешманың психологы, хезмәттәшлек турында кпилешү төзелгән медицина юнәлеше буенча белем бирүче уку-укыту оешмасыныңукытучылары алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International