Бу чараның максаты сәламәт яшәү рәвешенең профилактикасы.
Әңгәмәдэ специалист хәзерге вакытта иң мөһим проблемаларның берсе – гомернең озынлыгы һәм аңа бәйләнешле авыруларны кисәтү чаралары турында сойләде.
Сәламәтлек – ул зур байлык. Сәламәт кеше тулы тормыш белән яши, уйный, көлә, шаяра һәм җәмгыятькә бик күп файда китерә. Безнең сәламәтлек үзебездән, белемнән һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүдән, дөрес туклану, чыныгу, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, көн тәртибен саклау, начар гадәтләрдән баш тартудан тора.
Әңгәмә ахырында дорес туклану буенча файдалы кинәшләр бирелде һәм спорт белән систематик рәвештә шөгельләнгәндә организмның ныгуы һәм авыруларга азрак бирешүчән булуы турында әйтелде. Авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү һәрвакытта да җиңелрәк.