Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында саф һавада сәламәтлек сәгате

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

2018 нче елның 8 сентябрендә  Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга  саф һавада сәламәтлек сәгате үткәрде.

Максат: балалаларда кул белән тотып карап тоемлау сәләтен үстерү,кулларының хәрәкәтләрен коодинацияләү.

Саф һавада урамда йөрү балаларның сәламәт үсүе өчен бик кирәк. Беренчедән, үсеп килүче бала организмы өлкән кеше организмына караганда саф һавага күбрәк мохтаҗ. Икенчедән, ул баланың хәтерен һәм фикерләүен яхшырта. Өченчедән, ул баланың организмын чыныктыра һәм иммунитетын ныгыта.

Балалар белән «Тупка сук», «Тупны тот һәм төшермә», дип аталган уеннар уйнадык. Балалар тупны кулда тотып торырга һәм атарга өйрәнделәр. Алар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International