ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

28 августта Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары алдында комсомол ветераннары чыгыш ясады

7 нче сентябрь  көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Урман атналыгы – 2018” акциясе кысаларында,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен  лекция укылды, экскурсия оештырылды. Түбән Кама шәһәреннән килгән   Кәүсәр Камалиев гармунда узе уйнап, урманга мәдхия җырлады, калганнар тыңлап, хозурландылар.                                                                                                    

“Экстремизмга-юк!” декадасы кысаларында, 5 сентябрь көнне псиолог тарафыннан терроризм турында лекция рәвешендә фикер алышу оештырылып, терроризмның төрләре, масштабы, риск төркеменә керүчеләр һәм нинди категория кешеләргә бу группировкаларга  иярү куркынычы янавы турында сөйләнде. Шулай ук чара барышында 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда мәрхүм булганнарны искә алдылар.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда терроризмга каршы көрәшү сәлатен тикшерү буенча тренировка үткәрелде

06 нчы сентябрь 2018нче ел.,пәнҗешәмбе

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль туризм технологиясы актив кулланыла. Социаль хезмәт алучылар музейларга, чишмәләргә, урманга бик теләп йөриләр.

06 нчы сентябрь көнне Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар урманга экскурсияга бардылар. гөлҗимеш, гөмбә җыйдылар.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар реабилитация үтү вакытында социаль туризм технологиясының мөһимлеген билгеләп үтәләр.

Туризм аша психосоматик авыруларны дәвалау hәм кисәтү гамәлгә ашырыла, физик форма һәм сәламәтлек саклана.

 

“Бездә бердәм гаилә һәм җир шары”- Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Экстремизм, терроризм – кешелек өчен явызлык” темасына әңгәмә үткәрелде.

2018 елның  бишенче сентяберендә,  «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге белгечләре Кукмара шәһәрендә яшәуче социаль хезмәтләрдән  файдаланучы  Скоблина Лилия Александр кызын «Мобильная бригада» технологиясе буенча  сиксән  яше белән котладылар.  Лилия Александр кызына  истәлекле бүләк тапшырдылар һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.

Лилия Александр кызы 2002 елның беренче июленнән «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең хезмәтләреннән  файдалана. Социаль хезмәтләрне Ишаева Гөлнара Ислам кызы күрсәтә.

 

Сентябрь аенда Яр Чаллы шәһәрендә “Робинзон” исемле хәрби-патриотик слет узды.

7 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бородино авылы каршындагы француз армиясе белән көрәшкә багышланган чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International