7 нче сентябрь, 2018 нче ел җомга
Бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның 190 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт белгече Мәдинә Хаҗарова, Рамзия Хайбулова социаль хезмәт алучылар өчен «Эшләпә серләре» дигән темага мини- тренинг үткәрде.
Чараның максаты: бөек язучы турындагы хәтирәләрне саклау, аның әсәрләрен популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның иҗади активлыкларын арттыру иде.
Белгечләр эшләпәнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм Л.Н. Толстой яшәгән чордагы баш киемнәрен искә төшерделәр.
Чара барышында социаль хезмәт алучыларның кәефләре һәм эмоцианаль халәтләре эшләпә төсенә карап үзгәрде. Катнашучылар төркемнәргә берләшеп, төрле төстәге эшләпәләрнең барлыкка килү юлларын иҗат иттеләр.
Социаль хезмәт алучылар бердәм, фикерләшеп эшләп, хыялларын тормышка ашырдылар.
Чара күңел күтәренкелеге белән үтте, кайбер катнашучылар хәтта үзләренең җырларга һәм шигырь сөйләргә теләкләре барлыгын да белдерделәр.
Чарада 18 кеше катнашты.