2018 елның 14 нче сентябрь көнне Югары –Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында тэрбияче Галимңанова Ф.Н. җитәкчелегендә балалар белән табигатьне танып- белү буенча чара үткәрде.
Азнакай районы“Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан күрсәтелүче социаль хезмәтләр турында халык арасында аңлату эшләре алып бару– үзәкнең төп вазыйфаларының берсе. Шул максат белән 12 сентябрь көнне “Өмет” үзәге хезмәткәрләре Карамалы җирлегендә урнашкан Карамалы, Таллы-Буләк, Октябрь-Бүләк авылларында булып, 70 яшьтән өлкән гражданнарның өйләренә барып, очрашып кайттылар. Өлкәннәр бик теләп аралаштылар, социаль яклау үзәгеннән булган игътибарга сөенеп калдылар. Газ һәм электр приборлары кулланганда саклану чаралары турында буклетлар таратылды.
«Здравушка" реабилитация үзәге «Урман атнасы» республика акциясен хуплады. Үзәк белгечләре көче белән балалар өчен экологик темага курчак спектакле оештырылды. Әкият персонажлары аша, балаларга урманны, андагы чисталыкны саклау, янгыннар булдырмау ничек мөһим икәнен сөйләделәр. Әлеге чараның барлык тамашачылары да бик күп яңалыклар гына белеп калмыйча, тернәкләндерү процедураларын алга таба үтү өчен уңай кәеф алдылар. Чара фотога төшү белән тәмамланды.
14 сентябрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә көйле – спорт бәйрәме “Көзге күңел ачу” оештырылды.
Кросс нации - 2018
«Без бергә» клубы эшчәнлеге кысаларында Веста Үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова көнне социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар белән “Исәнме мәктәп!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча үткәрелгән «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дәресләр курсы кысаларында 2018 нче елның 12 нче сентябрендә 11 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала арасында «Яшьләр субкультуралары» дип аталган дәрес үткәрде.
Терроризм һәм экстремизм-ул теләсә нинди, хәтта иң тотрыклы һәм имин, җәмгыятьне какшата алырлык зур куркыныч. Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора.
«Актив озын гомерлелек» район проектын тормышка ашыру кысаларында «Гармония» Нурлат социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен берьюлы берничә чара уздырды. Шулай итеп, медицина хезмәткәре «Сәламәт бул" дигән сулыш гимнастикасы үткәрде, аннан соң спорт тренажерларында күнегүләрне дәвам иттеләр. Чараның актив өлеше тәмамланганнан соң катнашучыларга ял итә торган күнегүләр тәкъдим ителде. Үзәк психологлары арт-терапия элементлары белән «Өченче сулыш» дәресе уздырдылар.
Көз-елның иң матур вакыты. Бу ел фасылы килүе белән бар да үзгәрә, табигать төсләрнең бөтен гаммалары белән шаккаттыра. «Гнездышко» приюты тәрбиячеләре урманга экскурсия оештырдылар. Күпме шатлык һәм куаныч булды!