Ой буенча өлкәннәрне күзәту . Азнакай шәһәре

2018 елның 14 сентябре, җомга

Азнакай районы“Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан күрсәтелүче социаль хезмәтләр турында халык арасында аңлату эшләре алып бару– үзәкнең төп вазыйфаларының берсе. Шул максат белән 12 сентябрь көнне “Өмет” үзәге хезмәткәрләре Карамалы җирлегендә урнашкан Карамалы, Таллы-Буләк, Октябрь-Бүләк авылларында булып, 70 яшьтән өлкән гражданнарның өйләренә барып, очрашып кайттылар. Өлкәннәр бик теләп аралаштылар, социаль яклау үзәгеннән булган игътибарга сөенеп калдылар. Газ һәм электр приборлары кулланганда саклану чаралары турында буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International