ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

«Минем елым-минем байлыгым»

2018 елның 17 сентябре

          14 сентябрь көнне Алексеевскида социаль хезмәтләр алучылар арасында «Минем елым-минем байлыгым» Республика конкурс — фестиваленең зона этабы булып узды.

       

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе" үз эшен дәвам итә.

 Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында  балык тоту конкурсы.


16
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

16 сентябрь көнне “Гнездышко” приютында «Татулыкка юл - миллион чәчәк иленә" дигән арт-проект оештырылды.


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

15 сентябрь көнне «Гнездышко» приютында табигый материаллардан ясалган иҗади эшләр  күргәзмәсе оештырылды.

15 сентябрь Бөтен Рәсәй йөгерү көнендә Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчеләре «Кросс наций-2018» чарасында катнашты.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 14 сентябрендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл «Милосердие» Баулы районында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш көненә багышланган «Әйдәгез, дус яшәргә!" чара уздырдылар.  Әлеге чарага 1 нче участоктан социаль хезмәт алучыларның тулы булмаган күп балалы гаиләләреннән бәлигъ булмаган балалар килделәр.

14 нче сентябрь, 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен язучы Михаил Гоголев белән иҗади очрашу булып узды.

Чараның максаты: әдәби әсәрләр аша, әхлакый тәрбия бирү һәм үз-үзләренә җаваплылык алып, авыруны җиңеп чыгу өчен, мотивацияне үстерү иде.

Тамашачылар инвалид коляскасындагы Яр Чаллы язучысы Михаил Гоголевның уңыш тарихы белән таныштылар. Яшь чагында алган травмадан соң, ул актив иҗади, социаль тормыш алып барырга  көч тапкан һәм танылган һөнәри язучы булган.

Ул төрле жанрда илледән артык китап язып чыгарган, алар арасында: шигырьләр, хикәяләр, балалар һәм өлкәннәр өчен гыйбрәтле әкиятләр, эссе, повестьлар һәм романнар, мәзәкләр дә бар. Ул институтларда, гимназиядә укучыларга, китапханәләрдә әхлакый тәрбия бирү турында әңгәмәләрне еш алып бара. Якташыбыз быел "Күңел һәм тән" исемле хикәяләр җыентыгы өчен “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты исеменә лаек булган.

Кунак үзенең башкарган җырлары  аша, өлкән буынның кәефен күтәреп, аларны яшьлек елларына  кайтарды. Чара ахырында, Михаил Үзәккә социаль хезмәт алучылар өчен, "Мәхәббәт энциклопедиясе», “Күңел һәм тән» , “Ходай үлчәве”, “Фәрештә канаты” дигән китапларын бүләк итте. Язучының актив тормыш позициясе, чарада катнашучыларга, киләчәккә ышаныч хисләре уятты.

Чарада 28 кеше катнашты.

2018 елның 14 сентябрь көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Гатиятуллина Агапия Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Агапия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 13 сентябрендә Тукай муниципаль районының дәүләт автоном «Маяк» үзәгендә Социаль хезмәткәр Елена Ризатдинова Бөгелмә шәһәренең җирлекара иҗтимагый үзәк китапханәсе вәкилләре белән берлектә Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга, рус һәм дөнья әдәбияты классигына багышланган чара үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International