“Астра” тернәкләндерү үзәгендә көйле – спорт бәйрәме “Көзге күңел ачу” оештырылды

2018 елның 14 сентябре, җомга

14 сентябрь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә көйле – спорт бәйрәме “Көзге күңел ачу” оештырылды. Бәйрәмдә көндезге һәм төнге бүлек балалары һәм әти – әниләр катнашты.

Программада ярышлар, конкурслар уздырылды: “Тотып карап бел”, “Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр”, табышмаклар әйтелде, күзләрне каплап яшелчәләр җыю уены бик кызыклы үтте.

Балалар бәйрәмнән кәеф күтәренкелеге, бик күп уңай кичерешләр алып, кәнагать калдылар. Барлыгы 18 бала һәм 8 әти – әни катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International