«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз». «Веста» Үзәге.

2018 елның 14 сентябре, җомга

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча үткәрелгән «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дәресләр курсы кысаларында 2018 нче елның 12 нче сентябрендә 11 нче санлы социаль участокта  «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала арасында «Яшьләр субкультуралары» дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрнең тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес катнашучылар белән танышудан, аларның үз исеме турында кечкенә генә хикәясен тыңлау белән башланды. Дәрес барышында балалар кеше тормышындагы төрле чорларны: балалык, яшьлек һәм өлкән кешенең нинди булуын анализларга тырыштылар. Алга таба балаларга киләчәкләрен планлаштырырга, үз максатларына ирешү юлын сайларга тәкъдим ителде. Белгеч тарафыннан яшьләр субкультуралары, аларның юнәлешләре, яшәү рәвеше һәм максатлары турында мәгълүмат бирелде. Шулай итеп балалар, музыкаль стиль мәдәнияте тарафдарлары: рокерлар, металлист, готлар, рэперлар турында белделәр; компьютер технологияләре белән бәйле: хакер, юзерлар, шулай ук геймерлар һ.б. нинди булганнарын белделәр. Шулай ук белгеч субкультурага эләккән кешенең аның белән бербөтенгә әверелүе турында сөйләде. Бала  оешылган группадагы барлык тәртипләрне, яңа җәмгыятьнең законнарын кабул итә, кешенең кыйммәтләр системасы һәм дөньяга карашлары үзгәрә. Еш кына мондый өслекләрдә нәкъ менә яшь буын була. Әйтик, металлист яшүсмерләр күпләп сугышалар һәм тәртипсезлекләр оештыралар, хулиганлык ясыйлар, өлкәннәргә карата тупас кыланалар һәм үзләрен чын метталист дип атыйлар. Яшь кешеләр өчен аеруча тискәре субкультура булып секталар тора. Шуңа күрә барлык яшьләргә дә, формаль булмаган субкультураларга мөкиббән киткәнче бик игътибарлы булырга кирәк.

   Дәрес ахырында балаларга өй эше бирелде - «Минем байлыгым нәрсәдә? " дигән сорауга уйланырга һәм аңа җавап табарга тырышырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International