Көзге урманга сәяхәт

2018 елның 14 сентябре, җомга

Көз-елның иң матур вакыты.  Бу ел фасылы килүе белән бар да үзгәрә, табигать төсләрнең бөтен гаммалары белән шаккаттыра. «Гнездышко» приюты тәрбиячеләре урманга экскурсия оештырдылар. Күпме шатлык һәм куаныч булды!

Без табигатьнең матурлыгына сокландык һәм балаларны аның көзге үзгәрешләре белән таныштырдык. Урманга якынлашканда безне кечкенә генә урман санитары - тукран каршы алды. Урманга тирәнрәк киткән саен, кошларның тавышлары да төрледән-төрле була. Болар барысы да балаларның күңелендә тирән тәэсир калдырды. Аларга урманның тере тавышын ишетү кызык булды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Әле без табигый материал да тупладык: ботаклар, яфраклар, агач көртләре. Боларның барысы да иҗади эшчәнлектә кирәк булачак. Балалар үзләре дә табигый материал җыюда актив катнашканнары белән горурланалар. Шулай ук балалар белән урманда куркынычсызлык кагыйдәләре турында, табигатьне рәнҗетмәскә, куаклар һәм ботаклар яндырырга һәм җимерергә ярамый дигән әңгәмә үткәрелде.

Балалар табигатьне балачактан яратырга һәм сакларга тиеш һәм бу бик мөһим, ә без, өлкәннәр, аларга бу эштә бик теләп ярдәм итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International