“Әйдәгез, тату яшик!" террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш көненә багышланган чара. Террор янавы вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

2018 елның 14 сентябре, җомга

Хәзерге вакытта террорчылык һөҗүмнәре бөтен кешелек иминлегенә куркыныч тудыра. Соңгы вакытта, кеше күпләп корбан ителә торган җинаятьләр саны арта, халыклар арасында рухи кыйммәтләрне һәм элемтәләрне җимерә. Дөньяда барлык кешеләр дә  аның белән көрәшергә һәм янаулар булдырмаска кирәклеген аңларга тиеш.

2018 елның 14 сентябрендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл «Милосердие» Баулы районында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш көненә багышланган «Әйдәгез, дус яшәргә!" чара уздырдылар.  Әлеге чарага 1 нче участоктан социаль хезмәт алучыларның тулы булмаган күп балалы гаиләләреннән бәлигъ булмаган балалар килделәр.

Әлеге чараның максаты:

1) «терроризм» сүзе артында ниләр яшеренүен һәм террористик куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга икәнлеген балалар аңына җиткерергә;

2)  Ватаныбызга карата мәрхәмәтлелек һәм игелеклелек хисләре тәрбияләргә.

Чара ахырында, террорчылар кулыннан зыян күргән кешеләргә кызгану хисе һәм тормыш өчен куркыныч хәлләрдә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International