Язучы Михаил Гоголев белән иҗади очрашу

2018 елның 14 сентябре, җомга

14 нче сентябрь, 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен язучы Михаил Гоголев белән иҗади очрашу булып узды.

Чараның максаты: әдәби әсәрләр аша, әхлакый тәрбия бирү һәм үз-үзләренә җаваплылык алып, авыруны җиңеп чыгу өчен, мотивацияне үстерү иде.

Тамашачылар инвалид коляскасындагы Яр Чаллы язучысы Михаил Гоголевның уңыш тарихы белән таныштылар. Яшь чагында алган травмадан соң, ул актив иҗади, социаль тормыш алып барырга  көч тапкан һәм танылган һөнәри язучы булган.

Ул төрле жанрда илледән артык китап язып чыгарган, алар арасында: шигырьләр, хикәяләр, балалар һәм өлкәннәр өчен гыйбрәтле әкиятләр, эссе, повестьлар һәм романнар, мәзәкләр дә бар. Ул институтларда, гимназиядә укучыларга, китапханәләрдә әхлакый тәрбия бирү турында әңгәмәләрне еш алып бара. Якташыбыз быел "Күңел һәм тән" исемле хикәяләр җыентыгы өчен “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты исеменә лаек булган.

Кунак үзенең башкарган җырлары  аша, өлкән буынның кәефен күтәреп, аларны яшьлек елларына  кайтарды. Чара ахырында, Михаил Үзәккә социаль хезмәт алучылар өчен, "Мәхәббәт энциклопедиясе», “Күңел һәм тән» , “Ходай үлчәве”, “Фәрештә канаты” дигән китапларын бүләк итте. Язучының актив тормыш позициясе, чарада катнашучыларга, киләчәккә ышаныч хисләре уятты.

Чарада 28 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International