16 сентябрь көнне “Гнездышко” приютында «Татулыкка юл - миллион чәчәк иленә" дигән арт-проект оештырылды. Проектның идеясе - чәчәкләр арасындагы, агрессиядән, террордан һәм сугышлардан башка тыныч, бәхетле тормыш алып бару. Приют карамагындагы барлык балалар да: нәниләр дә, өлкәннәр дә күпмедер вакытка рәссамнар булдылар . Барысы да чәчәкләрдән зур юл ясауда актив катнаштылар. Иҗат - мавыктыргыч процесс. Ул проектта катнашучыларның барысын да үзенә җәлеп итте. Татулыкка юл матур килеп чыкты. Барлык балалар да үз проектлары өстендә тырышып эшләделәр. Балалар матурлык һәм изгелек явызлыкны һәм җимерүне җиңәчәк дигән фикергә нык килделәр.