"Минем еллар - минем байлыгым" конкурсында катнашу. Яна Чишмә.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

 

«Минем елым-минем байлыгым»

2018 елның 17 сентябре

          14 сентябрь көнне Алексеевскида социаль хезмәтләр алучылар арасында «Минем елым-минем байлыгым» Республика конкурс — фестиваленең зона этабы булып узды.

          Район мәдәният йортында Татарстанның 8 районыннан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистайдан вәкилләр җыелды.

          Артистлар тамашачыларны төрле номинацияләрдә үзләренең матур иҗат номерлары белән сөендерделәр: вокал, хореография, нәфис уку. Безнең Яңа Чишмә интернат-йортыннан Якимов Виктор Петрович үзе язган шигырьләре белән лаеклы чыгыш ясады. Ә “ Хореография “ буенча Колесникова Надежда Антоновна социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәргатовна белән бергә «Кадриль» биюе күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, безнең бию 28 сентябрьдә Казанда узачак финалга узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International