Көзге фантазия

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Көз безгә иҗат итү өчен менә дигән материаллар һәм идеяләр бирә. Алардан оригиналь бизәнү әйберләре һәм матур уенчыклар, аппликацияләр һәм төрле чәчәк бәйләмнәре эшләргә мөмкин.

15 сентябрь көнне «Гнездышко» приютында табигый материаллардан ясалган иҗади эшләр  күргәзмәсе оештырылды. Мондый төр чаралар балаларны табигатькә җәлеп итә, әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрне туплый, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерә.

Эшләр кызыклы килеп чыкты. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International