21 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Хозур” ветераннар ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясады.
24 нче сентябрь, 2018 ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Сентябрь айларында Рәсәй тарихыда булып узган истәлекле хәрби көннәр” дигән видеомарафон үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның патриотик рухын үстерү, буыннар арасында элемтәләрне торгызу һәм Рәсәйнең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру иде.
Чарада катнашучылар видео – роликлар аша истәлекле хәрби көннәр белән таныштылар һәм әлеге чор батырларының, гаскәр башлыкларының исемнәрен белделәр: Бородино сугышы, Куликово, Галицийск сугышы һәм Сен – Готард аша батырларча күчүне, Тендрада җиңүне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көннәрне искә төшерделәр.
Фикер алышканда, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы, 1941 елның 1 сентябрендә мәктәпкә 1 сыйныфка укырга барганын сөйләде. Сугыш елларында тылда ачлык, салкынлык, авыр хезмәт, якыннарын югалту кичерешләре турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар.
Чара барышында 14 кеше катнашты.
Мамадыш Культура йорты артистлары картлар һәм инвалидлар йортына килдделәр
24 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Хайваннар” темасына камыр белән эшләү чарасы үтте.
Иреклеләр елы уңаеннан, 21 сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман урамнарына “Автомобильсез көн” акциясы белән чыктылар.
24 сентябрь 2018 елда
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Экстремизм-юк» дигэн айлыкта катнашалар. Шул темага энгэмэлэр уткэрэлэр.
23 сентябрьдә “Гнездышко” балалары янына "Тынычлык чишмәләре» хәйрия фонды вәкилләре килделәр.
Шатлык приютында бәләкәй төркем тәрбиячесе Карнаухова Е.С. һәм шәфкать туташы Иванова Т.И. җитәкчелегендә кечкенә төркем балалары белән “Сәләмәтлек-барсынада баш”, - дигән дәрес үткәрелде, бу чара аларда сәләмәт тормыш рәвеше күнекмәләрен булдыру, үзеңнең, җәмгыятнең сәләмәтлеге берләшү иде. Тәрбияләнүчеләр кеше сәләмәтлеге компонентлары “сәләмәт тормыш рәвеше”, “көн тәртибе”, “гигиена кагыйдәләре”, “виттаминнар”, “файдалы һәм зарарлы ашамыклар”,” чыныгу” кебек күнекмәләрне ныгыттылар.Чара ахырында балалар боларны практикада исбатладылар, физик күнекмәләр ясадылар.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".