Курыкмыйм, чөнки беләм

2018 елның 23 сентябре, якшәмбе

23 сентябрьдә “Гнездышко” балалары янына "Тынычлык чишмәләре» хәйрия фонды вәкилләре килделәр. Алар “Курыкмыйм, чөнки беләм”  проекты белән таныштырдылар. Әлеге проект кысаларында Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театры белән берлектә янгын турында, таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр.

Актерлар битараф түгел иде, шуңа күрә чара бик актив килеп чыкты. Алар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдырдылар.

Очрашу бик җылы булды, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре җавап сүзе белән чыгыш ясадылар һәм заманча флешмоб күрсәттеләр.

Очрашу өчен барысына да рәхмәт, алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International