“Гнездышко” приютының балаларына Алинә Илдар кызы Сатц башкаруында рус һәм башка телләрдәге классик әсәрләрне ишетергә насыйп булды.
«Шатлык» приютында кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчеләренә салават күпере кунакка килде.Ул үзе белән җиде төстәге сәламәтлек алып килде. Дәреснең төп максаты,балаларда сәламәт тормыш һәм матур гадәтләр формалаштыруга юнәлтелгән. Җиде төсле сукмакларда балаларга төрле конкурслар уздылды, мәсәлән: «Кирәкле фәнне үзең сайла», «Яраткан җиләк-җимеш», «Йөләр». Балалар дәрес ахырында, «сәламәтлек-кешегә иң кирәк нәрсә», «чисталык-сәламәтлекнең нигезе», дигән нәтиҗәләр ясадылар!
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
“Шатлык” приютында кече яшьтәге төркемендә тәрбияләнүче балалар белән “Дуслар яисә френдла” дип аталган медиакуркынычсызлык дәрес үтте. Дәреснең максаты: балаларның белемнәрен “виртуаль аралашу” турында киңәйтү иде. Кече яшьтәге тәрбияче Карнаухова Е.С. балаларга виртуаль аралашуның уңай һәм тискәре якларын ачты. Балалар интернет челтәренә тоташтырылларга соң нинди куркынычлар янауларга мөмкин булуы белән таныштылар.
Дәрес ахырында балалар социаль челтәрләрдә дөрес арала шуның төп кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
Питрәч «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән экологик тәрбия бирү буенча: «Аңларга, бәяләргә, сакларга» - дип аталган кызыклы дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты: алдагы дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләрнең белем дәрәҗәләренең нәтиҗәсе күренде. Тәрбияләнүчеләр безнең тормышыбызда табигатьнең нинди роль уйнавы, безнең хисләребезгә ничек тәсир итүе, табигатебезнең матурлыгын саклар өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләштек. Дәрес уңай халәттә узды. Соңыннан табигате безне саклар өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында фикер алышты.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
Терроризмны кисәтү, экстримизмны һәм тормыш иминлеге нигезләрен тәрбияләү кысаларында «Шатлык» приютында кечкенәләр төркемендә «Ялгыз өйдә» дигән темага чара үткәрелде.Максат:өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре. Тәрбияче Волкова Д.И. балалар өйдә ялгыз булганда , өйдәге җиһазлар һәм ут белән шярырга ярамый, диән тема буенча мультимедиа презентациясе тәкъдим ителде. «Бүре һәм җиде кәҗә бәтиләр», «Куян өе» әкиятләре мисалында балалар таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Шулай ук кече яшьтәге мәктәп укучылары хәзер экстрехезмәтләр(01,02,03,04) номерларын белә. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аларга ярдәм итәргә кирәк.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
Хөрмәтле Балтач район халкы! Бердәм гражданнар кабул итү көнен кертү уңаеннан, 2018 нче елның 2 нче октябрьда сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр Суд приставы бинасында (Балтач районы, Булатов ур., 24/2) алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтәчәк.
21 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Сара Зәгыйдулла кызы Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзләренең иң изге теләкләрен җиткерү максаттыннан, юбилярны котларга социаль үзәкнең директор урынбасары Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эшләр буенча белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы һәм социаль хезмәткәр Хәкимова Гөлназ килделәр. Җитәкче урынбасары барлык хезмәткәрләр исеменнән Сара апага истәлекле бүләк тапшырды.
“Велосипед – безнең иң уңайлы һәм яраткан транспорт төрләренең берсе. “18 нче май белән 21 сентябрь көннәрендә генә түгел - елның һәр көне «Эшкә велосипедта” акциясе”,- диләр Балтачның “Наз” халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева 2018 нче елның 19 нчы сентябрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: эре моторика күнекмәләрен үстерү, гомуми координацияне, җитезлекне, аяк һәм кул көчен үстерү.
2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Хәрәкәт әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: баланың вестибуляр аппаратын, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләр координацияләүне үстерү.