24 нче сентябрь, 2018 ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Сентябрь айларында Рәсәй тарихыда булып узган истәлекле хәрби көннәр” дигән видеомарафон үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның патриотик рухын үстерү, буыннар арасында элемтәләрне торгызу һәм Рәсәйнең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру иде.
Чарада катнашучылар видео – роликлар аша истәлекле хәрби көннәр белән таныштылар һәм әлеге чор батырларының, гаскәр башлыкларының исемнәрен белделәр: Бородино сугышы, Куликово, Галицийск сугышы һәм Сен – Готард аша батырларча күчүне, Тендрада җиңүне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көннәрне искә төшерделәр.
Фикер алышканда, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы, 1941 елның 1 сентябрендә мәктәпкә 1 сыйныфка укырга барганын сөйләде. Сугыш елларында тылда ачлык, салкынлык, авыр хезмәт, якыннарын югалту кичерешләре турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар.
Чара барышында 14 кеше катнашты.